Минзәлә аэроклуб базасында татарстаннар үзләренең рекордларын куячаклар

2014 елның 22 августы, җомга

Бу ял көннәрендә шимбә һәм якшәмбе көнне Минзәлә аэроклуб базасында Татарстаннар группалы прашют сикерешендә рекорд куярга җыеналар (вингсьют – махсус канатлы костюмнар, силуэты буенча ачучы тиенгә охшаган).

Бу сикерүләрдә Яр Чаллы, Казан, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләреннән 6 парашютист катнашачак. Алар һавада ромб формасындагы фигура ясыячаклар. Минзәлә аэроклубында әлеге группалы сикерүләр беренче мәртәбә оештырыла. Берничә ел элек Мәскәү аэроклубында группалы сикерүләрдә 49 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International