Яхшы юллар – инфраструктураны күтәрү генә түгел, яшәү шартларын сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү дигән сүз.
Иркәнәш, Әтрәкле төбәген- дәге үзгәрешләр моның ачык дәлиле. М7 – Иркәнәш – Әтрәкле – Мөшеге маршрутында өченче ел башланган юллар төзелеше быел Яту, Тегермәнчене дә юллы итте. Якын елларда аның Калтакка җитү мөмкинлеге бар. Рус Мөшегесе дә юллы булырга мөмкин.
ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов халык белән очаршуларда әнә шундый наказ алдылар. Ә Иркәнәшнең үзәк урамына яхшы юл быел ук килеп җитте. “Татавтодор”ның Марат Сәмигуллин җитәкчелегендәге филиалы урамны күтәртеп, таш җәйде инде. Дәүләт программасы нигезендә асфальт та түшәләчәк.
Мәктәптә укырга бала калмаса да, 8 миллион сумлык ремонт ясалды. “Мәктәпкә ярдәм ит” акциясе кысаларында район Советы депутаты Равил Миннехуҗин спортзал ремонтларга 100 мең, башлангыч класс укучыларын мәктәпкә әзерләү өчен 36 мең сум акча бирде инде. Сугышларда һәлак булганнар һәм ветераннарны хөрмәтләү мемориалын төзекләндерү өчен шулай ук 100 мең сум акча бирде.
Җир өчен былтыргыт арткалашка да халык үзе чик куйды. Район башлыгы Айдар Салахов һәм әлеге җирләрне эшкәртүче Алмаз Шәрипов халыкны тынычландыру юлын таптылар – печәнлекләр нинди генә статуста булса да, кемнең малы бар, шуннан чабып алырга тиеш. Тегермәнче буасын бүлешкәндә дә гадел карар кабул ителәчәгенә шик юк. Пай җирләренә Татарстан хөкүмәте тәкъдим иткәнчә, гектарына 500 сумнан исәп-хисап ясалыр дип ышаныйк. Җитештерүне киңәйтү өчен авылда эшләргә теләүчеләр саны да артса, инвестор белән авыл халкы арасында мөнәсәбәтләр тагын да яхшырак булачагы да аңлашылды җыенда.
Әтрәкледә хуҗалык җитәкчесе, район Советы депута ты Радик Фәттаховның башлангычы – авыл уртасында мәдәният-ял паркын үстерү дә этәргеч алды. Биредә балалар мәйданчыгын җиһазлау өчен Алмаз Шәрипов акчалата ярдәм күрсәтәчәк. Ирек Шәрипов та Халыклар дуслыгы йорты аша биредәге мәдәният үзәкләренә киемнәр, музыкаль үзәк белән ярдәм итәргә булды. Әтрәкле төбәгендә яшәүче мари халкы соравы буенча киләсе елга биредә республика “Семык” бәйрәмен үткәрергә дә килештеләр. Калтак мәктәбен төзекләндереп бетерү өчен дә акча табарга килешенде. Әтрәкле авыл урамнарына асфальт юл да керергә мөмкин.
Сәяси эшлеклеләрнең халык белән аралашуы позитив шартларда баруының төп сәбәбе – матур сүзләр сөйләп беренчеләрнең буш вәгъдәләр бирмәвендә булса, әлеге авылларда яшәүчеләрнең барган уңай үзгәрешләрдән канәгать булуын күрсәтә.
акцент
Авылда киләчәккә карап яшәүчеләр йортларында мал тота икән, җирдә эшләүче хуҗалыклар пай өчен гадел түләүне һәм җирлек башлык- лары белән берлектә шәхси йортлардагы малларны терлек азыгы белән тәэмин итәргә бурычлы. Бу – рес- публикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов куйган бурыч.
Илдус ШАҺИЕВ