Иске Матвеевка авылындагы җыен азагында шушы авылда иң уңган, үрнәк гаиләләрнең берсе Рабига ханым һәм Сәйделгыйлем Шакировларны ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов, район башлыгы Айдар Салахов тәбрикләделәр, махсус бүләк тапшырдылар.
Бу ике уңган заманында Гордов исемендәге хуҗалыкта терлекчелектә хезмәт куйганнар, Рабига ханым бозаулар тәрбияләгән, ә Сәйделгыйлем ага мөгезле эре терлекләр караган, эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәр. Хезмәт ветераннары биш бала тәрбияләп үстергән, ике улы авылда яши, калган балалары читтә гомер итә. Алар республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов бик тырыш, булдыклы кеше, аның үрнәгендә район җитәкчелеге дә җирлектә булган проблемаларны хәл итә, елдан-ел тормыш шартлары яхшыра, юлларыбыз салына, һәр мизгелдән тәм һәм ямь табып яшибез, – ди.