22 август – Россия Федерациясе дәүләт флагы көне

2014 елның 22 августы, җомга

Илнең гербы һәм флагы халык тарихын, уйлап чыгаручының хыялларын һәм гражданнар абруен чагылдыра.

М. Монтень

Һәр елның 22 августында РФ Президентының 1994 ел, 20 августын­дагы “Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында”гы 1714 санлы Ука­зы нигезендә билгеләп үтелә әлеге көн. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йорты өстенә урак белән чүкеч төшерелгән кызыл дәүләт символы булган әләм урынына рәсми төстә өч төсле Россия әләме күтәрелә. Бу көнне РСФСР Югары Советының Гадәттән тыш сессиясендә “Ак, зәңгәр, алсу төсле полосалардан торган әләмне рәсми Россия әләме” дип кабул итәргә дигән карар чыгарыла. Бүгенге көндә Россиянең дәүләт флагы турыпочмаклы тукымага бертигез зурлыкта ясалган өч: өстә – ак, уртада – зәңгәр, аста – кызыл төсләрдән тора. Флагның киңлеге озынлыгына карата 2:3 зурлыкта. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович патшалык иткән чорның 1668 елында Голландия инженеры Давид Бутлеров төзегән “Орел” беренче рус хәрби корабле өстендә күтәрелә. “Орел” озын гомерле булмый, Иделдән Әстерханга таба төшкәч, Степан Разин яклылар тарафыннан ут төртеп яндыры­ла.

Өч төсле әләмнең законлы “әтисе” булып Петр I санала. 1705 елның 31 (20) гыйнварында сәүдә суднолары өстендә ак-зәңгәр-кызыл төсләрдән торган флаг күтәрелергә тиеш дигән Указ чыгара. Үзе сызымын ясап, горизонталь полосаларның чиратлашу рәвешен билгели. Петрның нәрсәгә нигезләнеп шушы төсләрне сайлавы сер булып кала. Россия флагында булачак төсләрне сайлауга “Орел” кораблен төзүче шул ук голландияле йогынты ясагандыр дигән фараз да бар, ул туган ягы Голландиядә корабльләрдә кызыл-ак-зәңгәр төсләрдән торган флаг күтәрелүе турында сөйләгән була. Бу көнгә күп кенә бәйрәм чаралары каралган. Россия флагы өчен ни өчен нәкъ менә ак, зәңгәр, кызыл төсләр сайлануы төгәл билгеле булмаса да, һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс – бәйсезлекне, зәңгәр – Россияне яклаучы Мәрьям ананы, кызыл – югары, көчле хакимиятле булуны аңлата. Төсләр мәгънәсенең тагын бер версиясе бар: ак төс – намуслылыкны, зәңгәр – гаделлекне, ә кызыл төс россиялеләр өчен хас булган батырлык һәм киң күңеллелекне белдерә. Әләм рәсми статуска 1896 елда – Николай II тәхеткә утырыр алдыннан, Юстиция министрлыгы милли төс булып “төгәл рәвештә ак-зәңгәр-кызыл төсләр” бу­лырга тиеш дип билгеләгәч ия була. 1918 елда Яков Свердлов инициативасы буенча большевиклар әләмдәге өч төсне революция төсе булган кызыл төскә алыштырырга дигән карарны кабул итәләр. 1991 елның 22 августында Россия парламентарийлары коммунистлар карарын кире кагалар, шул рәвешле, тарихи байрак Россия Федерациясенең мактаулы урыннарында һәм тантаналарында үз урынын алды.

www.calend.ru сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International