Алабуга дәүләт музей- тыюлыгында VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе булды. Борынгы шәһәр шул рәвешле 3 көнгә янә сәүдәгәрләр үзәгенә әверелде. Анда катнашкан безнең район делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов җитәкләде. Якташларыбыз ярминкә хакында түбәндәге фикерләре белән уртаклаштылар.
Нурһади ГЫЙЛЬФАНОВ, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Җиденче ел рәттән үткәрелә торган бу чараның әһәмияте зур. Ул илнең төрле почмакларыннан җыелган халык осталарын үзара берләштереп кенә калмый, ә Россия кебек күпмилләтле илдә төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәүләрен тагын бер кат дәлилли.
Спас ярминкәсе Шишкин буалары дип аталган мәйданда оештырылган иде. Биредә берәүләр халык һөнәрчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән товарлар белән танышып йөрсә, икенчеләр күңел ачу чараларында катнаша, концерт карап хозурланырга мөмкин иде. Бирегә махсус рәвештә товар сатып алырга килүчеләр дә бар иде. Гаиләбез белән без үзебез дә матур сувенирлар җыеп алып кайттык. Минем үземә бигрәк тә Санкт-Петербургтан килгән осталарның эшләнмәләре ошады, алар танылган шәхесләргә охшатып керамикадан эшлән- гән сыннар белән сату иттеләр.
Надежда ОВРАМЕЦ,
“Рябинушка” ансамбле җитәкчесе, Николаевка авыл мәдәният йорты директоры:
– Ярминкәдә оештырылган күргәзмәләр, осталык дәресләре, кыңгырау чыңы фестивале, фольклор ансамбльләре, курчак театрлары, цирк артистлары, коробейниклар чыгышлары сокланып туймаслык булды. Быел беренче тапкыр ярминкәгә Кырымнан (сөяктән эксклюзив эшләнмәләр һәм хатын-кыз бизәнү әйберләре), Белоруссиядән (сусаль алтын белән бизәлгән, майлы буяу- лар белән ясалган картиналар) һәм Үзбәкстаннан (атаклы бохар пычаклары һәм башка эшләнмәләр) һөнәрчеләр килгән иде.
Ярминкәнең төп үзәге – сәүдә рәтләре, андагы товарларның күплегенә, төрлелегенә карап шаккатмалы булды: төрле эшләнмәләр, уенчыклар, матрешкалар, хохлома.
3 көн буена Спас ярминкәсе сәхнәсендә концерт программасы барды. Безнең “Рябинушка” фольклор ансамбле беренче көнне үк чыгыш ясады. Без “Возле речки”, “Синеглазый василёк”, “Я на печке молотила” дигән рус халык җырларын башкардык. Ансамблебез РФ һәм ТР мәдәният, икътисад министрлыгы, Алабуга районы исеменнән VII Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашучы буларак диплом белән бүләкләнде.
Ольга Гыйләҗетдинова, Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы:
– Әлеге ярминкәгә безнең иҗат йортыннан барган хезмәттәшем Ренат Нәҗмиев агачтан ясалган эшләнмәләр, Югары Тәкермән авылыннан Альбина Әхмәтшина тәрәзә йөзлекләре алып бардылар. Мин үзем ярминкәгә кызыл балчыктан ясалган уенчыклар, каен тузыннан картиналар, бизәкләп эшләнгән агач савыт алып барган идем (рәсемдә). Палаткалар корылган Шишкин буалары мәйданчыгында кынадан декоратив рәсемнәр ясау буенча мастер-класс үткәрдем.
безнең белешмә
ХIХ гасырда Алабуга Спас ярминкәсе белән дан казанган. Анда Россиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр җыела торган була. Менә шул кадәр тукталып торганнан соң Спас ярминкәсе 2008 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы белән торгызыла. Шул еллардан бирле ул җанлы сәүдә, кыңгырау чыңнары, халык коллективларының матур чыгышлары, күңел ачулар белән һәркемне шатландыра.