Федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР буенча территориаль пункты инспекторы Ләйсән Лобановадан алган мәгълүматлар буенча, 25 июльдән 15 августка кадәр безнең район Украинадан 10 гаиләне кабул иткән. Алар арасында 7 бала, 2 пенсионер бар, калганнары – эш яшендәгеләр.
Качакларның күбесе Садак бистәсендәге балалар бакчасы төзелешендә эшли, берәр кеше Яр Чаллыда һәм Татавтодорда хезмәт куя. 5 бала шәһәрнең урта махсус белем бирү учреждениесендә, өчесе – мәктәпләрдә укыячак, бер бала балалар бакчасына урнаштырылган. Бер гаилә Иске Маҗын авылында, тагын берсе – Коноваловкада, калганнары Минзәләдә яшәү урыны тапкан.
18 кеше вакытлыча качак статусы алу өчен, тагын 6 кеше вакытлыча яшәү урыны алуга гариза тапшырган