Тырышып эшләгәннәргә ярдәм булачак

2014 елның 22 августы, җомга

Хуҗәмәт авыл җирлегендә халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе – ул авыл җирлеге территориясе чикләрен киңәйтү.

– Авылларда яңа йортлар салына, заманча социаль объектлар сафка баса. Шулар белән бергә, территория чикләрен зурайту зарурлыгы беренче планга килеп баса. Кайбер авыл җирлекләрендә бу – зур проблемаларның берсе, чөнки әлегәчә җирләр банкротка чыккан ВАМИНныкы санала, аларга арест салынган. Бу проблема көз көне хәл ителер дигән өмет бар, шуннан соң җирләрне дә киңәйтергә мөмкин булачак, – диде район башлыгы Айдар Са­лахов.

Хуҗәмәт мәктәбенә килеп керүгә, капремонт ясалуы игътибарны җәлеп итә. Ләкин подрядчының бер кимчелеге шушы матурлыкны күмә дә китә: ашханәсенең түшәме ясалып бетмәгән. Башлангыч сыйныфларда укучыларның ата-аналары кышын класслар­да салкын булуына борчыла. Биредә тиешле җылылык режимын булдыру “Коммуналь челтәрләр”гә (җитәкчесе Расим Габдрахманов) йөкләнде. Усай авылында бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге 10 бала бар, балалар бакчасы төзеп булмасмы, дип гозерләрен белдерде ата-аналар.

– Актаныш районындагы бер авылда шәхси балалар бакчасы ачканнар, – дип фикерен җиткерде район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин.

– Андый вариант та булырга мөмкин. Киләчәге булган авылга клубы да, кибете дә, мәктәбе дә, бакчасы да кирәк. Авыл үсә, производство эшләп тора, яшьләр бар икән, бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк, – диде бу уңайдан район башлыгы.

Авыл җирлегендә фермер Рамил Муллахмәтов фермерларга булышлык итү программасы буенча фермасына юл салырга тели. “Ике ел буена вәгъдә итәләр, әмма йөк урыныннан кузгалмый”, диде ул.

– Үзенең фермер хуҗалыгында җитештереп, Рамил шәһәрдә генә дә 3-4 урында 3,9-4 процент майлылык белән сөт сата. Районда быел ике фермерга юл салынды, тырышып эшләгән фермерлар макталырга да, үзләренә карата ярдәм дә тоярга тиеш. Мондый программаны алга таба да дәвам итәчәкбез, дип өмет тудырды фермерда Айдар Салахов.

Федераль автотрасса өстен- дә урнашканлыктан, Хуҗәмәт авылы барлык юлчылар күз алдында. Шуңа да ихаталардагы, урамдагы чисталык, төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк, ди елде халык җыенында.

Авыл җыеннарында хәзер шәхси мәсьәләләр буенча сорау бирүчеләр бик сирәк. Авыл кешеләрен заманабызның башка уңайлыклары ныграк кызыксындыра. Әйтик, урам юллары. Югары Тәкермән авыл җирлегендә уздырылган халык җыенында да юллар турында сүз булды. Югары һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында (2,5 км) юлга асфальт салынса, ике авылга да зур шатлык булыр иде, ди алар.

Җирлектә соңгы берничә елда уңай үзгәрешләр күзәтелә: Түбән Тәкермәндә күпфункцияле үзәк эшли. Олы юлдан авылга асфальт юл кергән. Быел Югары Тәкермәндә модульле яңа ветеринария участок пункты ачылды.

Иң куанычлысы – ферма тернәкләнеп килә! Район җитәкчелеген дә, хуҗалык җитәкчелеген дә борчыган мәсьәлә – авыл хуҗалыгында эшләргә эшче табу мәсьәләсе инде берничә тапкыр уртага салып сөйләшенгән. Яшьләрне авылга тарту өчен яшьләр урамы булдырылачак! Авыл хуҗалыгында эшләгән яшьләр белән сөйләшеп, аларга йортлар салырга булышып, шуңа ирешергә кирәк, диелде җыенда да.

– Заманында әлеге хуҗалык көнгә 15 тонна сөт сата иде. Шушы күрсәткечкә омтылырга кирәк, потенциал бар. Авыл хуҗалыгына да, фермерларга да, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә дә дәүләт төрлечә ярдәм итеп тора. Хәтта быел фермаларга капремонт ясау программасы да эшли башлады, – дип оптимистик рухта яшәргә өндәде район башлыгы тәкермәнлеләрне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International