Садак бистәсендәге “Юл картасы” федераль программасы буенча төзелүче 260 урынлы “Шатлык” балалар бакчасы төзелешен һәрбер минзәләле кызыксынып күзәтә.
Чөнки бакчаны канализация челтәренә тоташтыру Садак бистәсендә яшәүчеләр өчен дә зур вакыйга булачак. Канализация челтәре сузу буенча төзелеш-монтаж эшләре апрель аенда башланган иде, хәзер ул төгәлләнү алдында.
Канализация линиясен сузу белән Николай Секунов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы бригадасы шөгыльләнә. Аның карамагында куәтле чит ил техникасы – экскаватор белән автогрейдер, КамАЗ машинасы һәм автокран да бар.
– Участокта эшнең авырлыгы шунда, башка коммуникацияләргә зыян китермәс өчен җирне урыны белән ярты метрга, кайчакта ике метрга кадәр көрәк белән казырга туры килә. Су чыккан урыннар да очрый, траншеяны су ера-ера казырга һәм торбалар урнаштырырга туры килә, – ди оешманың баш инженеры Александр Сидоров.
– Биредә 200 мм лы полипропилен торбалар кулланыла, алар, беренчедән, чыдамлы, икенчедән, бер-берсенең очларын эретеп ялгап куярга 5 минут вакыт та җитә, – дип сөйли эшчеләрнең берсе Нәҗип Габдрахманов.
–Канализация челтәрен төзегәндә бистәдә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын истә тотып, калдык сулар агу өчен коллекторның диаметрын гадәттәгедән зуррак итәргә туры килде. 50 метр саен канализация коелары урнаштырыла. Хәзерге вакытта Садак бистәсендә яшәүчеләр калдык суларын йортлары янындагы чокырларга агыза, ә шушы трасса куллануга тапшырылуга, биредә яшәүчеләр өчен үзәкләштерелгән канализация челтәренә тоташу мөмкинлеге туа, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов.
сан
Проектта каралганча, әлеге трасса зигзаг рәвешендә Садак бистәсе урамнары буенча уза һәм картлар интернат-йорты янындагы үзәк канализация челтәренә тоташа, трассаның озынлыгы 2 километрга якын.