Район хуҗалыклары Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинатына (18197 тонна) Мамадыш, Чистай, Мөслим, Зәй, Актаныш элеваторларына барлыгы 26584 тонна ашлык озаттылар. Иң зур өлеш “Мензелинские зори” агрофирмасыныкы – 18197 тонна. Яңгырлар уракны туктатса да, алдагы көннәргә ягулык-майлау материаллары туплау да дәвам итә.