Минзәләдә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

20 август көнне Балалар иҗат йортында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең вафат булуына 70 ел тулу уңаеннан “Батырлык гасырларда саклана...” дип исемләнгән кичә узды. Моабит дәфтәрләре дә күрсәтелде. Кичәдә кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил һәм Елизавета, Муса Җәлил музей-фатир директоры Гөлчәчәк Назипова, Абдулла Алиш- Адишев шагыйрь туганнары катнашты.

Кичә бер сулышта узды. Татьяна Михайловна, оныкчыклары чыгышын беркемдә битараф калдырмады. Кичә шагыйрьның һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International