Кадрәк ындыр табагында эш кайный.
Ашлык чистарту агрегатларында аталы-уллы Вячеслав һәм Артем Кириллов (рәсемдә), Әхмәт Хөснетдинов, Илнур Әхәтов, Фәнис Галиев җитештерүчән эшли.
– Кирилловлар ашлык чистартуга Түбән Юшады авылыннан иртәнге җидедә килеп, кичке унберләргә чаклы хезмәт куялар, – диде склад мөдире Мирзаян Хәбибуллин. Кайткан икмәкне ирле- хатынлы Фирдәния һәм Зөфәр Сафиуллиннар үлчәп тора. Ындыр табагында эшләүче Диләрә Кәлимуллина, Римма Мияссарова, Мария Харисова, Рәйханә Галиуллина, Раил Сөләйманов сынатмыйлар. Шоферлар Риф Әлмиев, Илгизәр Сәетгәрәев, Рафил Ханов чистартылган икмәкне складларга урнаштыруда зур тырышлык куялар. Ашлык төяүдә Илдар Бикмурзин, Рәфкать Хәбибуллин, Александр Петровның эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Склад мөдире Мирзаян Хәбибуллин да булдыклы, кирәк икән, машинист, кирәк икән, электрик, слесарь, бар эшкә дә кулы ятып тора. Ындыр табагы мөдире Нур Заһриев, лаеклы ялда булуына карамастан, амбарда эшне яхшы оештыра, булсын дип эшли. Ындыр табагында барлыгы 35 мең центнердан артык икмәк чистартылган, аның бер өлеше, ягъни 4000 центнер арыш, 7500 центнер көзге бодай орлыкка салып куелган, калганы Чаллы КХПсына озатылган.
Дилфас ГАЛИЕВ