Чаллы шәһәрендә 16-17 август көннәрендә Бал ярминкәсе үткәрелде. Ул 56 нчы комплекс артындагы “Южный” агропромпаркында булды. Әлеге ярминкәдә бал һәм бал продуктлары сатарга теләгән районыбызның 9 умартачысы катнашты, алар машинадан сәүдә иттеләр. Умартачыларыбыз барлыгы 800 килодан артык бал саттылар. Бал ярминкәсе бу атна азагында 23-24 август көннәрендә дә булачак.