Минзәлә районында "Чиста су" программасы тормышка ашырыла

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Чиста су”, “Тиз төзелүче физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү”, “Балалар бакчалары – балаларга” дигән “Бердәм Россия” партиясе проектлары безнең районыбызда да тормышка ашырыла. Шулар арасыннан республиканың барлык районнарын колачлаган “Чиста су” программасы безнең районда да хәрәкәттә. Су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешенә, узган елдагы кебек, быел да районга 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.

“Чиста су”, “Тиз төзелүче физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү”, “Балалар бакчалары – балаларга” дигән “Бердәм Россия” партиясе проектлары безнең районыбызда да тормышка ашырыла. Шулар арасыннан республиканың барлык районнарын колачлаган “Чиста су” программасы безнең районда да хәрәкәттә. Су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешенә, узган елдагы кебек, быел да районга 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Шушы средстволарга агымдагы елда шәһәребезнең Элеваторный микрорайонында суүткәргеч челтәр төзелеше буенча эшләр башланып китте.

– Бу участок өчен проектта каралган 5 млн сумның 3 млн сумы үзләштерелде, 700 метрда траншея казылып су торбалары салынды, – диде бу уңайдан коммуналь челтәрләрнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы на­чальнигы Рәшит Шәйсуваров.

Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү соңгы елларда Яңа Мәлкән авыл җирлегенең Дусай Кичү авылында җитди проблемаларның берсенә әверелгән иде. Биредә 3,0 км озынлыктагы суүткәргеч трасса төзелеше планлаштырыла. Ниһаять, биредә боз кузгалды: “Чиста су” программасы нигезендә (заказчысы ТР газификация фонды) су линиясе сузыла башлады. Подрядчысы – Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мензелинская ПМК “Мелиорация” ААҖ.

Зөфәр Нәҗметдинов, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы:

– Дусай Кичүдәге суүткәргеч торбалар бик искергән иде. Әлеге коллектив эшчеләре байтак эш башкардылар, бүгенге көнгә 1,5 км озынлыкта суүткәргеч трассасы салынды, су башнясы тирәли саклагыч зона ясадылар, барлык эшләр тиешле таләпләр нигезендә башкарыла, территориясе чәнечкеле биек койма белән әйләндереп алынды. Яңа трасса искесенә генә тоташтырылды әле, кышкы чорда ул тагын проблемалар тудырмас микән дип борчылабыз, шуңа күрә барлык эшләрнең тизрәк тәмамлануын бөтен авыл халкы түземсезләнеп көтә. Авыл җирлегендә башкарасы эшләр аз түгел, аларны әкренләп хәл итәрбез дип өметләнәм.

Мәхтүмә Сәхәбиева, пенсионер:

– Авыл халкының тормыш-көнкүреше елдан-ел яхшыра бара, сәламәтлек кенә булсын, яшәүләре шулкадәр рәхәт хәзер. Авылыбызда су трассасы яңартылуы да бик яхшы, иске торбалардан агып ятып, су әрәм-шәрәм ителми дигән сүз. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкчеләргә рәхмәтебез зур. Авылыбызга асфальт та кертеп куйсалар, бик сөенер идек.

 Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International