Акчага карап башкарыла

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

 Районда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт дәвам итә. Төзү эшләре белән танышу өчен без Юртау бистәсенең Лесная урамында урнашкан 12 нче йортта булдык.

Бу йорт 1984 елда төзелгән һәм чыннан да төзекләндерүгә мохтаҗ булган. Бу объектта Фаил Сабиров җитәкчелегендәге төзүчеләр бри­гадасы эшли.

– Йортта су кертү башкарылган. Унитазлар, раковиналар, юынгыч­лар алыштырылган. Тулысы белән

 түбә алыштырылган һәм подъезд­ларда ремонт төгәлләнгән. Бөтен каралган эшләр дә үтәлгән. Подъ­езд идәннәренә плитка җәясе генә калган, – диде МУП “Капиталь төзелеш идарәсе” директоры Фоат Зыятдинов.

Күпләр 15-20 ел яшиләр һәм аларның сүзләренә караганда, ре­монттан канәгать калмаганнар.

– Подъездда ремонт ясадылар, анысына рәхмәт. Ләкин эчтән подъ­ездларны җылытмадылар, метал­лосайдинг кына беркеттеләр. Ә ярыклар ничек булган булса, шулай калдылар, – диде бу йортта яшәүче

 Валерий Батраков.

Моңа МУП “Капиталь төзелеш идарәсе” директоры комментарий бирде:

– Бер караганда яшәүчеләр хак- лы. Ләкин икенче яктан, акча ничек, нәрсәгә бирелә, шул күләмдә генә эш башкарыла. Әгәр акча буяуга гына бирелсә, бу акчага йортны тышлап булмый, – диде Фоат Зыят­динов. .

безнең өстәмә

Йортны тиешле тәртипкә китерү өчен монда 832 меңнән күбрәк акча тотылган.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International