Россия Хөкүмәтенең безгә карата санкцияләр игълан иткән Көнбатышка җавабы катгый булды. Президент Владимир Путинның Указы нигезендә, моннан соң Европа Союзына караган илләрдә, Австралия, Канада, Америка Кушма Штатларында һәм Норвегиядә җитештерелгән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш Россиягә кертелмәячәк.
Әлеге мәсьәлә буенча шәһәребезнең супермаркетларында һәм универсамнарында булдык. “Магнит” кибетләр челтәренә яшелчәләр Яшел Үзәннән китерелә, моңа чаклы бәрәңге Египеттан, кәбестә Самарадан кайтарылган. “Тәмле” супермакетында яшелчәләр Чаллы базасыннан, Россиядә җитештерелгәне сатыла. “Пятерочка” универсамына яшелчәләрне шулай ук Чаллы базасыннан алып киләләр. Быел гына ачылган “Сезон” кибетендә помидорлар – күрше Актаныш районыннан, карбыз – Самара өлкәсеннән, борыч белән кавын – Үзбәкстаннан, нектарин – Испаниянеке, фисташка – Америкадан, сарымсакның Кытайдан кайтарылганы белән сәүдә итәләр. “Чаллы икмәге” кибетләрендә нигездә Татарстанда җитештергән продукция белән сату итәргә тырышалар. Анда безнең респуб- ликада һәм районыбызда җитештергән бәрәңге, кишер сатыла. Шәһәребез һәм авылларыбыз кибетләрендә безнең җирлектә һәм республикабызда җитештерелгән кыярлар сатыла. Әлегә бер елга кабул ителгән чикләүләрне халык ничек кабул итте? Шушы сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.
Нәсим Дәүләтов (КФХ җитәкчесе):
– Мин үзебезнең КФХ җитештергән продукцияне “Чаллы икмәге” кибетләр челтәрендә сату өчен бер елга килешү төзедем. Калган продукцияне районыбызның мәктәпләренә, балалар бакчаларына, хастаханәгә озатачакмын. Безнең КФХ быел бәрәңге, кишер, шалкан үстерде. Рес- публикабызның азык-төлек ризыкларын җитештерү куәте көчле. Шуңа күрә дә бу яңалыкны яхшы кабул иттем. Аграрийлар халыкны ит, сөт, бәрәңге, кәбестә, кишер продукциясе белән тулысынча тәэмин итә алачак. Алманы яңа елдан соң Липецкийдан һәм башка җиләк- җимешләрне бүтән җирләрдән кайтарырга була. Балыкка килгәндә, үзебезнең Татарстанда да балык җитә, җитмәсә, Ерак Көнчыгыштан кайтарырга була. Эшмәкәрләргә дә яңа мөмкинлекләр ачыла. Әгәр чит ил икътисадчылары бүгеннән үк сәүдәләренең зыянын исәп- ләсә, бездә, киресенчә, булдыклы фермерларны өстәмә табыш көтәр дип уйлыйм.
Илдус Гыймаев (район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы урынбасары):
– Үзебезнең продукция булып, чит илдән продукция сатып алу безгә оят. Сатуга чыгарылган ит ризыкларын гына алыйк: Россиягә аларның 60-70 проценты чит илдән кертелгән. Ә без кемнән ким?! Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү куәте буенча Татарстаныбыз Россиядә алдынгы урыннарны били. Президентның бу карары авыл хуҗалыгына “яшел ут” кына минемчә. Иң мөһиме – мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Әлбәттә, икътисади күзлектән чыгып бәяләгәндә, баштагы айларда бәяләрнең “тешләшүе” ихтимал. Шулай да, дөрес сәясәт алып барганда, бу мәсьәләне уңай хәл итәргә була.
Рөстәм Салихов (КФХ, ШЭ Салихов җитәкчесе):
– Безнең фермер хуҗалыгы сөт, ит, ашлык җитештерә. Хәзерге вакытта сөтне Мөслим районы эшмәкәре 13,50 тиеннән килеп алып китә. Ашлыкны үзебезнең хуҗалыктан артканын “Чаллы икмәге”нә озатамын. Алар үз чиратында эшкәртүчеләргә тапшыра, алар исә үз чиратында безнең продукцияне эшкәртеп, кулланучыларга ике-өч мәртәбә арттырып саталар. Ни дисәң дә, чит ил ризыкларын үзебезнеке белән чагыштырып булмый. Үзебезнеке тәмле була, чөнки алар биопрепарат белән үстерәләр. Моннан берничә ел элек бер дустым эш сәфәре белән Голландия, Норвегия, Германия илләрендә булып кайтты. Ул анда аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә барган булган һәм гаҗәпләнеп кайткан. Мәсәлән, анда терлекләрне сугымга берничә ай эчендә әзерлиләр икән. Ә бездә ничек? Үгезләр, таналар, сыерлар, сарыклар хәтфә болыннарда, чәчәкле тугайларда еллар дәвамында ит җыя. “Үсеш” шуның белән тәмамланмасын иде дә бит, юк шул. Иң аянычлысы: теге ”өреп тутырылган” терлекләрдән җитештерелгән ит безнең кибет киштәләренә килеп ята. Чит ил ризыкларын чикләү үзебезнең сыйфатлы продукцияне, ниһаять, үзебезнең җирлектә сату мөмкинлеге бирер, дип ышанам. Дәүләт элеваторларын, ит комбинатларын торгызырга кирәк.