Районның бер иминиятләү компаниясенә шәһәрдән һәм Тулбай, Юртау авылларыннан 35 кеше мөрәҗәгать иткән. Түләүләр бер атнада башкарылачак, диләр.
17 август көнне иртәнге бишенче яртыда башланган бозлы, җилле яңгыр “Сөт иле – Минзәлә” агрофирмасының Тәкермән бүлекчәсен өметләнеп торган мул уңыштан мәхрүм итте.
240 гектарлы теткәләнеп беткән бодай басуында суктырып алырлык башак калмаган. Арпа, солы басуларыннан да хезмәт һәм акча түгеп үстергән игеннәрнең бер өлешен җыеп алырга мөмкин. Кукуруз басуы да теткәләнгән. Шулай итеп, чыгымнарны капларга, терлекчелекнең азык базасын ныгытырга дигән өмет ярты сәгать эчендә буш хыял булып калды. “Сөт иле Минзәлә”нең 628 гектарлы бодай басуына да шактый зыян килде. Әлеге ике хуҗалыкта зыян күргән мәйданнарның гомуми күләме мең ярым гектарга җитә.
Иртәнге сәгатьтә булган гарасат Минзәләдәге йөзләрчә машиналарның сату бәясен 20-30 меңгә киметте, чөнки боз кисәкләре (ярый әле алар түгәрәк түгел, җәлпәк формада иде) машина кузовларында уемнар ясады. “Америка хыялы” пластик стеналар тишкәләнеп бетте, бакчалардагы яшелчә, җиләк- җимешкә зыян салды.
Фаразлар, юрамалар төрлечә булырга мөмкин. Ә хакыйкать бер генә – табигать сынауларыннан сынмыйча, сыгылмыйча чыгып, үз өстебездәге бурычларны үтәүне дәвам итү.
Илдус ШАҺИЕВ