Ау сезоны башланды

2014 елның 12 августы, сишәмбе

«Быелның 1 августыннан киләсе елның 1 августы аралыгында ТР территориясендә ау ресурсларының лимитын раслау» турындагы ТР Президентының быелның 17 июлендә чыккан карары көченә керде.

 ТР буенча хайваннар дөньясы объектлары куллану, көйләү, контроль, саклау, федераль дәүләт күзәтчелегенең районара начальнигы

Минзәлә муниципаль районында ау хуҗалыгы белән өч оешма шөгыльләнә: ”Кедр” ҖЧҖ, Яңа Минзәлә ау хуҗалыгы, “Лебяжье” НКО Фонды. Кыш көне үткәрелгән хисап буенча “Кедр” ҖЧҖ нең аучылык хуҗалыгында 171 поши яши, монда 18 баш пошины ауларга була. Яңа Минзәләнең аучылык хуҗалыгында 44 баш поши исәпләнә, монда 6 баш пошины ауларга рөхсәт ителә. “Лебяжье” НКО фондының аучылык хуҗалыгында 76 баш поши көн күрә, монда 11 баш пошины ауларга була. Россия табигать министрлыгының 2010 елның 16 ноябрендә чыккан 512 санлы указы нигезендә ау сезоны түбәндәге срокларда ачыла: тояклы кыргый җәнлекләргә: 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә чаклы ата пошиларны куышу вакытында, бөтен яшь төркемнәрендә 1 октябрьдән 31 декабрьгә чаклы, бер яшькә чаклы 1 гыйнвардан 15 гыйнварга чаклы. Кабаннарны төрле яшь төркемнәрендә 1 июньнән 28(29) февральгә чаклы. Киек, канатлы кошларны (йөзә торган, кырда­гы, сазлыклы-болыннардагы) һәр елны августның өченче шимбәсеннән алып 15 ноябрьгә чаклы. Быел киек кошларны аулау сезоны 16 августта башланды һәм 15 ноябрьдә төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International