Норма үтәлгән

2014 елның 8 августы, җомга

ТР хәрби комиссары генерал- майор Сергей Погодиннан район башлыгы Айдар Салаховка рәхмәт хаты килде. Анда түбәндәге юллар бар:

– Агымдагы елның апрель- июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оеш­тыру һәм үткәрү барышында ре­спублика хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә җибәрү нормасы Минзәлә муниципаль районы буенча үтәлде: барлыгы 58 кеше җибәрелде. Бу республикага ча­кырылыш кампаниясен планлы һәм сыйфатлы төстә башкарырга мөмкинлек бирде. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оешты­ру һәм үткәрүгә өлеш керткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышанып калам.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International