“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Николаевка хуҗалыгында җир җимертеп эшләүче егетләр шактый. Шуларның берсе Радик Нурисламов (рәсемдә).
Ул җиде ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннән соң, быел ул үзенең басу корабын алтын башаклар җыюга әзерләде. Николаевка хуҗалыгында беренчеләрдән булып комбайнын 2014 ел уңышын җыюга алып чыкты.
Үзенә ул быел ярдәмгә Румил Насыйровны алды һәм алар бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Радик урак башланганнан бирле үзенең “Тукано” комбайны белән 7 мең центнер дан артык ашлык суктырып район яшьләре арасында алдынгы урыннарда бара.
– Быелгы уракта тәҗрибәле механизаторларыбыз белән иңгә-иң терәп авылның яшьләре дә катнаша. Бу безнең яшьләребезнең үзенчәлекле урагы-уракта алар да җиңү тәмен татый алачак, барысы да үз кулларында аларның, – ди өлкән комбайнчы Миңнур Батыршин. Радик әтисе янында кечкенәдән техника арасында йөрде, шуңа да авылның басуларын белә- ди комбайннар белән җитәкчелек итүче Марс Камашев. Радик елның елында хуҗалыкта яз көне ындыр табагында орлыкларны инкрустацияләүдә катнаша. Аның әти-әнисенең тагын бер уңай сыйфатын әйтмичә мөмкин түгел. Алар улларына зур йорт салуда ярдәмләшүне максат итеп куйган.