Үткән атнада Яр Чаллы табиблары Николаевка авылы халкын кабул итте. 166 хаста каралды, 440 консультация үткәрелде, 244 лаборатория һәм инструменталь тикшеренү үтелде. 103 хастага өстәмә тикшеренүгә юнәлтү бирелде.
Ел башыннан бирле "Озын һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында мобиль поликлиникада:
5912 хаста каралды,
16486 консультация үткәрелде,
10165 лаборатория һәм инструменталь тикшеренү үткәрелде.
Киләсе атнада мобиль комплекс Бикбау авылы халкын кабул итәчәк.
Үз сәламәтлегегезгә игътибар итәргә һәм түләүсез медицина тикшерүләрен үтәргә киңәш итәбез.