Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты А.К.Хәмәев белән Тулбайда гаилә белән ял итү, балалар белән йөрү һәм күршеләр белән очрашу өчен бик отышлы урын – парк ачылды.
Бу авылны чын күңелдән яратучы һәм аның киләчәге өчен борчылучы хакимиятнең һәм авыл халкының уртак көче нәтиҗәсе. Хәзер тулбайлыларның ачык һавада рәхәтләнеп ял итү өчен уңайлы почмагы бар.
Паркның тантаналы ачылышы көндәлек хезмәтләре белән кече ватанның үсешенә зур өлеш керткән затларны хөрмәтләү өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Тантаналы ачылыштан соң шунда ук Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында иң яхшы предприятиеләр һәм учреждениеләрнең хезмәткәрләренә сертификатлар тапшырылды.
Безнең алдынгыларыбыз – замананың чын каһарманнары. Аларның һөнәри осталыгы, җаваплылык һәм хезмәткә тугрылык – барыбыз өчен дә үрнәк. Бүләкләнүчеләрнең һәркайсын котлыйбыз! Бу сезнең хезмәткә бирелгән иң югары бәя, сез аңа лаек. Без сезнең белән горурланабыз!
Яңа парк берничә буын тулбайлылар өчен яраткан ял итү урыныбулыр, ә безнең Мактау тактасы алга таба да лаеклы якташларыбызның исемнәре белән тулыланып торыр.
Барлык Тулбай халкына күтәренке кәеф һәм яңа паркта күңелле ял итүләрен телибез! Ә район халкын исә бергәләп тудырган гүзәллекне сакларга өндибез.