Әгъҗибә Хәсән кызы 1932 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Минзәлә районының Калморза авылында туа. Аңа нибары 9 яшь булганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Авыр сугыш чоры сәбәпле, ул бары тик башлангыч белем ала — фронтка һәм туган җиргә ярдәм итәргә кирәк була. 12 яшьтән башлап, яшь Әгъҗибә үзенең хезмәт юлын туган «Гигант» колхозында башлый, өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә авырлыкларны тылда күтәрә. Бу бәяләп бетергесез өлеше өчен ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.
Әгъзибә Хәсән кызының алга таба язмышы туган «Гигант» колхозы белән аерылгысыз бәйләнгән. Гомере буе лаеклы ялга чыкканчы, ул монда төрле эшләрдә көч куя, төрле һәм авыр авыл хуҗалыгы эшләрен башкара. Күпьеллык тырыш хезмәте, үз эшенә һәм туган ягына тугрылыгы өчен ул җитәкчелек тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә:
Ире белән бергә Әгъҗибә Хәсән кызы лаеклы гомер кичерә һәм 6 бала тәрбияли (кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның өчесе исән түгел). Бүген ветераның төп горурлыгы һәм шатлыгы — аның зур гаиләсе: 13 оныгы һәм 24 оныкчыгы.
Хөрмәтле Әгъҗибә Хәсән кызы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Без сезнең буын — батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән уздыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнар һәм якыннар игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов