2026 елның 6 августында Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүе турында
ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
2026 елның 5 августында 18 сәгатьтән 6 августында 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемнәрсез диярлек.
Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба җил 4-9 м/с.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15°С, түбән урыннарда +11..+13°С.
Һаваның максималь температурасы көндез +26..+28°С.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек.
Төнлә һәм иртә белән кайбер урыннарда томан.
Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка авышучан җил 4-9 м/с, көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы 12 м/с кадәр көчәючән җил.
Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+15°С.
Һаваның максималь температурасы көндез +25..+28°С.
Көнбатыш Кама арты буенча
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек.
Төнлә һәм иртә белән кайбер урыннарда томан.
Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка авышучан 4-9 м/с тизлектә җил, көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы 12 м/с кадәр көчәючән җил.
Төнлә һава температурасының минималь күрсәткече +12..+15°C.
Көндез һава температурасының максималь күрсәткече +26..+28°C.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама арты буенча
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек.
Төнлә һәм иртә белән кайбер урыннарда томан.
Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка авышучан җилнең тизлеге 4-9 м/с, көндез кайбер урыннарда кыска вакытка 12 м/с кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасының минималь күрсәткече +10..+14°C.
Көндез һава температурасының максималь күрсәткече +23..+27°C.