Семён Тимофей улы 1931 елның 5 августында Минзәлә районы Яңа Маҗын авылында туа.
Хезмәт эшчәнлеген колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп башлый. Сугыштан соң, сиксәненче еллар башында, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Авыл советы рәисе булып эшли. Аннары мәктәптә хезмәт дәресләрен укыта, лаеклы ялга чыга. Ун елдан артык Яңа Маҗын авылында ветераннар Советы рәисе була. Аның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары бар.
Семён Тимофей улы тормыш иптәше белән бергә 2 бала тәрбияли. Бабайның 4 оныгы, 2 оныгының балалары бар, алар үз уңышлары һәм казанышлары белән аны шатландыралар.
Хөрмәтле Семён Тимофей улы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң яхшы теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын — Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем, әлбәттә, уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлешен кертте. Бу батырлык гасырлар буена калачак һәм һаман да югары ватанпәрвәрлек, әхлак, вазыйфага тугрылык үлчәве булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы А.Ф. Сәлахов.