Иртәгә, 5 августта, Төзүче көне алдыннан, республика халкы өчен шәхси торак төзелеше объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә уздырылачак.
Кайнар элемтәгә шалтыратып, яңа йортлар төзелгән җир кишәрлекләренең хуҗалары түбәндәге сораулар буенча киңәш ала ала:
Объектны кадастр исәбенә куеп, аңа хокукларны ничек теркәтергә һәм моны бер үк вакытта эшләргә мөмкинме?
- Йортны мәҗбүри рәвештә хәбәр ителү тәртибе буенча рәсмиләштерергә кирәкме, яки гадиләштерелгән тәртиптә – «дача амнистиясе» буенча эшләргә мөмкинме?
- Соңрак күчемсез милекне рәсмиләштергәндә проблемалардан сакланыр өчен, йорт төзүне башлап җибәрү алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр Идарәсе белгечләре 10:00 - 12:00 сәгатьләрдә 8 (843) 255-25-71 телефон номеры буенча җавап бирәчәк.
Шалтыратыгыз һәм үз сорауларыгызны бирегез!