Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

2026 елның 3 августы, дүшәмбе

Сезне «Күрше» игелекле күршелек фестивале кысаларында күркәм бәйрәмдә уңайлы, җылы һәм күтәренке кәеф атмосферасына чумарга чакырабыз! Проект Татарстан Республикасы Шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән оештырылды.

Бу – өй эшләрен калдырып торып, дус-ишләр белән очрашу, күршеләр белән танышу һәм бөтен гаилә белән саф һавада вакыт үткәрү өчен идеаль бер сәбәп.

Очрашабыз:

Кайда: Изыскательлар урамы, 3/3, 3/14, 3/15 йортлар ишегалдында

Кайчан: 5 август,  18:00 сәгатьтә.

Үзегез белән яхшы кәеф, елмаю һәм якын кешеләрегезне алып килегез! Бу җәйге кичне атмосфералы, онытылмаслык һәм файдалы итеп үткәрегез!

Барлык күңел ачу программасы һәм расписание – афишада.

Сезнең өчен нәрсә әзерләгәнебезне белергә ашыгыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International