Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2026 елның 3 августы көнне яшенле яңгыр, кайбер районнарда 15-18 м/с көчле җил көтелә. Тәкъдим итәбез: реклама такталары астына, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәргеч чыбыклар янына яшеренмәгез. Урамнар һәм юллар буенча йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтеп торыгыз, картларга һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.