Мөфәккиха Мәүләветдин кызы 1928 елның 2 августында Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туа. Авылда 7 сыйныф белем алып, Минзәлә педагогика училищесына укырга керә. Укытучылык эшчәнлеген Югары Тәкермән авылында башлый. 1948 елда Гөлек авылына күчеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда укытучы булып эшли. 1951 елда Якупов Миңнезәет белән гаилә корып, бергә 6 бала, 6 онык һәм 6 оныкчык тәрбиялиләр.
Мөфәккиха Мәүләветдин кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Хөрмәтле Мөфәккиха Мәүләветдин кызы!
Сезнең туган көнегез белән ихлас котлыйбыз!
Без Сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны белән чиксез горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.