Бүген Минзәлә районыда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатыйхова Фәния Миңнеәхмәт кызының 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

2026 елның 1 августы, шимбә

Фәния Миңнеәхмәт кызы 1932 елның 1 августында Тукай районының Яна Байлар авылында туган. Сугыш вакытында фермада төрле эшләрдә эшләгән. 13 яшеннән үк зурлар белән бергә урман кисәргә җибәрелгән. Бераз соңрак фермада сыер савучы булып эшләгән. Авыл Советы депутаты итеп сайланган.  1956 елда кияүгә чыккан. Гаиләсе белән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылына күченгән. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләгән, сыер савучы булган.
Фәния Миңнеәхмәт кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Фәния Миңнеәхмәт кызы!

Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр михнәтле сынауларын намус белән үткән батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән чиксез горурланабыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп гомер итүегезне телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International