2025 ел өчен «Татарстан Республикасының иң яхшы төзекләндерелгән торак пункты» республика бәйгесе нәтиҗәләре игълан ителде.
Бәйге һәр елны республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Аның максаты — хисап чорында инфраструктураны яхшырту һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән торак пунктларын билгеләү.
Бәйге халык санына карап берничә категория буенча үткәрелә. Шулай ук «Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, оешма, башка оешма», «Торак хуҗаларының иң яхшы берләшмәсе» һәм «Иң яхшы идарә итүче компания» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнелә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы – авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Алия Әзһәм кызы, үз номинациясендә Бәйгенең җиңүчесе булды, 1 нче дәрәҗә диплом һәм 316 000 сумлык акчалата премия белән бүләкләнде.
Авыл җирлеге инде ике тапкыр призер булды:
2022 ел — II урын 200 мең сум;
2023 ел — III урын 155 мең сум.
Дәүләт ярдәме инфраструктураның алга таба үсеше, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм ирешкән төзелеш дәрәҗәсен саклауга юнәлдереләчәк.
Бу җиңү - башка торак пунктлар өчен үрнәк, ул максатчанлык һәм уртак көчләр белән тормыш өчен уңайлы мохит булдыруда зур уңышларга ирешергә мөмкин булуын күрсәтте.
Без Минзәлә районы халкының казанышлары белән горурланабыз!