Хөрмәтле минзәләлеләр, бик эссе көннәр дәвам итә.
Су объектлары янында тәртип саклау кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Җиһазландырылмаган, ягъни "кыргый» дип аталган пляжларда су коенудан тыелуыгызны үтенеп сорыйбыз. Анда салкын чишмәләр, чоңгыллар һәм башка куркынычлар булырга мөмкин, алар фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Балаларның тыныч һәм күзгә күренмичә батуын истә тоту мөһим. Баланы су буенда беркайчан да күз уңыннан чыгармагыз. Даими күзәтү — иминлекнең нигезе. Телефон яки сөйләшүләр белән уяулыкны җуймагыз, бик сак һәм игътибарлы булыгыз.
Алкоголь эчкән хәлдә коену үлемгә китерергә мөмкин Алкоголь тамырлар спазмын, конвульсияләрне китереп чыгара, үз тәненә контрольне югалтуга һәм хәрәкәтләр координациясенең бозылуына китерә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышларын куркыныч астына куймагыз — коеныр алдыннан яки коенган вакытта беркайчан да алкоголь кулланмагыз.
Җаваплы хезмәтләр районның су объектлары буенча даими рейдлар үткәрәләр. Кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак!