Фәягөл Шәйхетдиновна 1927 елның 10 июлендә Наратлы-Кичу авылында туа. Бөтен гомерен Ленин исемендәге колхозның иген амбарында төрле эшләрдә лаеклы ялга чыкканчы эшләгән.
Фәягөл Шәйхетдиновнаның күп рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Ире белән бергә 3 бала тәрбияләгәннәр. Әбинең 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Яңа Мәлкән авылында яши, кышын кызлары янына Яр Чаллыга китә.
Хөрмәтле Фәягөл Шәйхетдиновна!
Сезнең туган көнегез белән ихлас котлыйбыз!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен намус белән үткән җиңүче каһарманнар буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен, әлбәттә, кыйммәтле өлешен кертте. Бу батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт югары патриотизм, әхлак, вазифага тугрылык үрнәге булып хезмәт итәр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, уңыш, озын гомер, яхшы кәеф, туганнар һәм якыннарның ихтирамын һәм мәхәббәтен телибез.
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы Айдар Сәлахов.