Татарстанлылар «гараж амнистиясе» буенча тагын 5 елга кадәр күчемсез мөлкәтне рәсмиләштерә ала.

2026 елның 10 июле, җомга

Дәүләт Думасы пленар утырышында «гараж амнистиясе»ен 2031 елның 1 сентябренә кадәр озайту турындагы канун проектын II укылышта кабул итте.

Татарстанның Росреестрында искәрттеләр, «гараж амнистиясе» турындагы беренче 79-ФЗ номерлы канун Росреестр инициативасы буенча кабул ителгән һәм 2021 елның сентябреннән бирле эшли. Агымдагы елда республика территориясендә ярты ел эчендә гадиләштерелгән тәртиптә 1600гә якын җир участогы һәм 1015 гараж рәсмиләштерелгән. Барлыгы канун эшләгән чорда татарстанлылар алар астында 10 меңгә якын гараж һәм 15,6 меңнән артык җир участогын рәсмиләштерә алганнар. 

«Гараж амнистиясе» турындагы канун социаль юнәлешле — кешеләргә РФның Төзелеш кодексы көченә кергәнче (2004 елның 29 декабренә кадәр) төзелгән гаражны һәм җир участогын ирекле рәвештә һәм максималь гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә ярдәм итә.  5 елга якын вакыт эчендә Татарстан буйлап 25,5 меңнән артык объект — гаражлар һәм алар астындагы участоклар теркәлгән», — диде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

«Бердәм Россия» партиясе депутатлары инициативасы буенча «гараж амнистиясе» нең эшләве тагын 5 елга, 2031 елның 1 сентябренә кадәр озайтылырга тәкъдим ителә. Бу инструменттан тагын да күбрәк кеше файдаланырга мөмкин булыр, алар үз мөлкәтен легализацияләп, аны кануни рәвештә куллана алырлар.

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Кешеләргә үз гаражларына һәм астындагы җиргә хокукларын тыныч рәсмиләштерергә, шулай ук аларны ирекле кулланырга мөмкинлек бирергә кирәк. Кабул ителгән карар механизмның таләп ителүен исәпкә алып кабул ителде: бу эшне әлегә эшләп бетерә алмаган ватандашлар бар, шуңа күрә бу атнада Дәүләт Думасында без «гараж амнистиясе»ен тагын биш елга — 2031 елга кадәр озайтуны хупладык. Амнистия тәэсиренә 2004 ел ахырына кадәр төзелгән капиталь гараҗлар керә, ләкин, искәртим, үз-үзеннән төзелгәннәр дип танылмаганнары.»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International