Иясез хайваннар белән мөнәсәбәт тәртибе

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында иясез хайваннар белән мөнәсәбәт өлкәсендә гадәттән тыш хәл кертү тәртибе расланган. Карар буенча, гадәттән тыш хәл аеруча куркынычлы авырулар барлыкка килгәндә һәм иясез хайваннар кешеләрнең үлеменә, җитди яки уртача җитди зыян китергәндә кертелә.   Гадәттән тыш хәл вакытында пунктка китерелгән иясез хайваннарның иясе яки яңа иясе табылмаса, 20 көн узгач, алар юк ителәчәк.   2025 елда этләрне мәҗбүри идентификацияләү турында карар кабул ителгән. Хайванда чип булганда, иясен тиз эзләп, хайванны хуҗасына кайтарырга мөмкин.

Хайванны чиплау өчен Минзәлә районы ветеринария хезмәтенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итергә кирәк: Минзәлә ш., Пролетарская ур., 60 нчы йорт, тел. (885555)26726. Иясез хайваннарны күргән очракта, (885555)35002 телефонына шалтыратуыгызгы сорыйбыз.  

Хуҗаларга хайваннарының үз-үзен тотышы өчен тулы җаваплылык йөкләгәнлеген исегезгә төшерәбез. Этнең кешегә һөҗүме җитди хокук бозу булып тора, ул үзеннән административ, шулай ук берничә очракта җинаять җаваплылыгын китерә. Зинһар өчен, сак булыгыз, йорт хайваннарыгызны поводокта һәм кирәк булганда борынчакта йөртегез һәм аларның әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырмавын даими күзәтегез.  

Бергәләп көч куеп, без үз шәһәребезне һәм авылларыбызны барлык яшәүчеләр, шул исәптән дүрт аяклы дустларыбыз өчен дә куркынычсызрак һәм уңайлырак итеп ясый алырбыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International