Әлфия Когогина СВО зонасына чираттагы гуманитар йөкне китерде

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина СВО сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне тапшырды.

Гадәттәгечә «КАМАЗ» карамагындагы 430, 1232, 1233 шефлык полклары алучылар булды, аларда меңләгән татарстанлы хезмәт итә, шулай ук Херсон өлкәсе хәрби комендатурасы.

"Без халкыбызның изге бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан чираттагы гуманитар конвой әзерләдек. Йөк һәм җиңел автомобильләрдән һәм барлык кирәкле әйберләрдән тыш, без абыйларыбызга йөрәк җылысын – завод кешеләреннән, дусларыбыздан һәм якыннарыбыздан бүләкләр, күчтәнәчләр белән бик күп шәхси посылкалар тапшырдык. Шулай ук яхшы сүзләр һәм балалар рәсемнәре язылган хатлар. Туганнарыбыз безне һәрвакыт бик көтәләр, рәхмәт әйтәләр һәм безнең барыбызның да бер сафта булуыбызны тоялар, һәм безнең максат бер – киләчәк Җиңү. Билгеләп үтәм, һәр гуманитар йөк турыдан – туры полк командирлары үтенече, егетләрнең үзләре һәм хәрби частьларның ихтыяҗлары буенча әзерләнгән», - дип шәрехләде Когогина

Гуманитар конвой составына дүрт КАМАЗ йөк автомобиле, дүрт җиңел автомобиль, чылбырлы трактор, квадрокоптерлар, тәгәрмәчләр һәм запас частьләр, поход мунчалары, резина транспортировка тасмасы, йокы капчыклары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, чәкчәк һәм казылык милли ризыклары кергән. Гомуми авырлыгы 130 тоннадан артык, суммасы 126 млн сум тирәсе.

Махсус операция башланганнан бирле Әлфия Когогина «Бердәм Россия» партиясе, Халык фронты, Татарстан эшмәкәрләре белән берлектә даими нигездә СВО зонасына һәм чик буе төбәкләренә гуманитар ярдәм оештыра һәм шәхсән үзе тапшыра.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International