Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әгълиева Рәйсә Муллаҗан кызы 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

 

Рәйсә Муллаҗан кызы 1930 елның 15 апрелендә Оренбург шәһәрендә туа.

12 яшендә колхозга эшкә җибәрәләр — уңыш җыялар. Сугыш тәмамлангач, 1948 елда техникумда укый. Соңрак Коканд шәһәрендә лабораториядә лаборант булып эшли. Аннан аны Карши шәһәрендә завод ачылышына командировкага җибәрәләр. Лаеклы ялга 1980 елда Карши шәһәрендә планлы икътисад бүлеге башлыгы вазыйфасында чыга.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  РРәйсә Муллаҗан кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар. Ветеран «1941-1945 елларда БВСда фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Рәйсә Муллаҗановна!

Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International