Нина Федоровна 06.04.1932 Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Муханово бистәсендә туа.
Әти-әниләре «Кызыл факел» станок заводында эшләгәннәр. Нина Федоровна гаиләдә икенче бала була һәм 1941 елның ноябрендә әтисе фронтка киткәч, әнисенә дүрт баланы берүзе тәрбияләргә, көне-төне заводта эшләргә туры килә. Ул вакытта нибары 8 айлык сеңлесен һәм 6 яшьлек энесен тәрбияләү Нина Федоровна һәм 10 яшьлек апасы җилкәсенә төшә. Утын, печән хәзерлиләр, агач кисәләр. 7 сыйныфны тәмамлагач, Нина Федоровна әнисе һәм апасы эшләгән заводка эшкә китә. Станокта эшли. Заводта эш стажы 50 елдан артык. Лаеклы ялга 75 яшендә китә.
Нина Федоровнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 1 ул үстергәннәр.
Хөрмәтле Нина Федоровна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.