Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен башлап җибәрде.
Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исемеяки язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.
Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
"Икенче яртыеллыкка төп язылу кампаниясе белән беррәттән, без агымдагы елның май-июнь айларына язылуны кабул итүне дәвам итәбез. Аны шулай ук теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, сайтта һәм мобиль кушымтада рәсмиләштерергә мөмкин. Тулысынча яңартылган технологик программа тәэминаты процессның куркынычсызлыгын тәэмин итә", - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.