Минзәлә районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды.

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

2025 елда ТР Хисап палатасы тикшерүе барышында ачыкланган хокук бозуларны бетерү нәтиҗәләре белән районның "Финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе Ландыш Кондратьева таныштырды.

2025 елда муниципаль норматив-хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турындагы доклад белән район Советының оештыру бүлегенең юридик секторы мөдире Антонина Петрова чыгыш ясады.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова халыкны социаль яклау һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерү өлкәсендә коррупция куркынычларын профилактикалау чаралары буенча хисап тотты.

Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев гражданнарда хокукый һәм коррупциягә каршы карашны формалаштыру һәм үстерү чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул шулай ук утырышта катнашучыларны 2025 ел йомгаклары буенча дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чаралары белән таныштырды.

Утырыш ахырында Минзәлә районы прокуроры урынбасары Тимур Габдуллин:
- закон каршында барысы да тигез, - дип искәртте. Коррупцион хокук бозулар өчен каты җәза каралган. Һәм элеккеге казанышлар, уңай характеристикалар, грамоталар законнарда каралган җаваплылыктан качарга ярдәм итмәячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International