Зона фестивалендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Фестивальдә республиканың 10 районыннан: Минзәлә, Актаныш, Питрәч, Биектау, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Сарман, Балтач районнарыннан 600дән артык бала катнашты. Балалар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар.
Алар инглиз телендә җырладылар, моноспектакльләр күрсәттеләр. Балаларның чыгышларына 8 кешедән торган компетентлы жюри бәя бирде. Әлеге зона фестивалендә 73 номер бәяләнде, шуларның 24ен балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.
Тулырак: https://menzela.ru/news/novosti/v-menzelinske-prosel-zonalnyi-festival-po-angliiskomu-iazyku