Татарстан өчен тавыш бирәбез!

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

"Служение" Бөтенроссия премиясенең финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар Россиянең төрле почмакларыннан килгән 100дән артык проект белән җиңү өчен көрәшәчәк. Әйдәгез, аларны тавыш бирүдә хуплыйк:

 

• «Казан. Төрлелектә бердәмлек» проекты, pos.gosuslugi.ru/lkp/slujen...

 

• Тукай районының «СВО сугышчыларына алгы сызыкта һәм СВО сугышчыларының гаиләләренә актив ярдәм» проекты, pos.gosuslugi.ru/lkp/slujen...
✅ Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесе өчен дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен:

➡  Авторизация үтеп, сылтамалар буенча «Дәүләт хезмәтләре» сайтына керегез.
➡  Татарстан проектлары өчен тавыш бирегез.
➡  Тавыш бирү вакыты чикләнгән: 6 апрельгә кадәр өлгерергә кирәк.

Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы 40 инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «КЕЧЕ ВАТАН — РОССИЯ КӨЧЕ» III Бөтенроссия муниципаль форум кысаларында узачак.

Премия Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Оештыручы — РФ Президенты Администрациясе ярдәме белән ВАРМСУ. Быел 63397 гариза тәкъдим ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International