Шәһәр һәм район халкы игътибарына!

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты хәбәр итә, 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда "Экологик иминлек" милли проекты кысаларында санитар-экологик икеайлык үткәреләчәк. Акция кышкы чүплекләрдән территорияләрне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә юнәлтелгән, шуңа бәйле рәвештә хәбәр итәбез, Октябрьская урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Чиста шәһәр» ҖЧҖ базасында автомобиль шиналарын җыю оештырыла. Әлеге төр калдыкларны югарыда күрсәтелгән адрес буенча китерүегезне сорыйбыз, шул рәвешле калдыкларны җитештерү циклына кире кайтару һәм шундый ук продукция чыгару тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International