Хөрмәтле Минзәлә муниципаль районы гражданнары!
Күп кар яву һәм температура үзгәрү сәбәпле, биналарның түбәләреннән, өй кыекларыннан кар һәм боз төшү ихтималы артты.
Минзәлә муниципаль районы хакимияте кар төшү куркынычы арткан чорда сак булырга киңәш итә. Торак биналар хуҗаларына, түбәләрне вакытында кардан чистартып торырга, җимерелүне булдырмас өчен мөрәҗәгать итәбез.
Минзәлә муниципаль районы территориясендә урнашкан оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә биналарның түбәләрен кар һәм боздан чистартуны оештырырга киңәш итәбез.
Игътибарлы булуыгызны һәм саклык чараларын күрүегезне сорыйбыз, мөмкин булганда биналарның стеналарына якын килмәгез. Биналардан чыкканда түбәләрдә кар массалары, боз һәм сөңгеләр җыелуына игътибар итегез, алар төшәргә мөмкин булган урыннарны урап үтегез. Балаларның иминлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.