Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район ветеринария берләшмәләренә, шул исәптән безнең районга да, яңа хезмәт техникасы ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды!
Ветеринарлар биологик калдыкларны җыю һәм ташу өчен билгеләнгән ГАЗның 10 яңа автосамосвал ачкычларын алды.
Техника тапшыру тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Рәисе ветеринария хезмәтенең эш нәтиҗәлелегеннән кешеләрнең тормыш сыйфаты бәйле булуын ассызыклады.