Ул «Экологик иминлек» һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Анда 8–11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша алачак.
Проект экологик мәдәният формалаштыру һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрендә волонтерлык эшчәнлеген үстерү чараларын күздә тота.
Катнашу өчен гаризалар 26 февральгә кадәр clck.ru/3RJhdQ сылтамасы буенча кабул ителә
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 40 катнашучы «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында өч көнлек интенсивка чакырылачак. Алар өчен экология өлкәсендә белгечләрдән лекцияләр һәм мастер-класслар, шулай ук тыюлыклы территорияләрне популярлаштыру буенча конкурс биремнәре үткәреләчәк.
Иң актив ун катнашучы дүрт көнлек стажировка үтеп, Идел-Кама тыюлыгында саклау эшчәнлеге белән танышачак һәм экспертлар белән тәҗрибә уртаклашачак.
"Экологик иминлек» милли проекты әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологик туризмны һәм биологик төрлелекне үстерүгә юнәлдерелгән. "Яшьләр һәм балалар» милли проекты үсмерләргә һәм яшьләргә талантларын үстерергә һәм үз-үзләрен үстерергә ярдәм итә. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты карары белән 2025 елдан тормышка ашырыла.