2026 елда фестиваль Татарстанда инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Оештыручы – Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты. Бу гаилә династияләре өчен зур конкурс, буыннарның дәвамчанлыгын саклау һәм үз нәсел тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән. Катнашуга кимендә ике буын тәкъдим ителгән гаиләләр чакырыла. Программа ике блоктан тора:
Милли һәм гаилә аш-су традицияләрен тәкъдим итү;
Иҗади номер (җырлар, биюләр, театральләштерү) белән визит карточкасы һәм архив документлары белән расланган нәсел агачын яклау. Иркәнәш авылыннан Файдровлар һәм Минзәләдән Митюшкиннар гаиләләренә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез.