2026 елның 1 гыйнварыннан башлап, Россия юстиция министрлыгына НКО хисаплылыгы бары тик электрон рәвештә генә тапшырыла.

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан башлап, Россия Юстиция министрлыгына коммерцияле булмаган оешмаларның хисаплылыгы бары тик электрон рәвештә Россия Юстиция министрлыгы порталы аша тапшырыла. 2026 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган хисап формалары үз көчләрен югалтты. Хисаплылыкны тапшыру 2026 елның 15 апреленә кадәр Россия Юстиция министрлыгы порталы аша башкарыла. Игътибар итегез, 2026 елда 2025 ел өчен керемнәре 3 млн. сумнан артмаган коммерцияле булмаган оешмалар да хисаплылыкны тапшырырга тиеш булачак. Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик тәкъдимнәр Россия Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: https://nco.minjust.gov.ru/ru/faq; шулай ук сайтта хисаплылыкны тутыру кагыйдәләре турында видеоматериаллар урнаштырылган. Электрон хисап формаларын кертү - цифрлаштыруда кирәкле адым, коммерцияле булмаган өлкә вәкилләре өчен хисаплылыкны тапшыру процессын шактый җиңеләйтә, аларның эшчәнлеген җәмәгатьчелек өчен аңлаешлы һәм ачык итәчәк. Юстиция министрлыгы порталы https://nco.minjust.gov.ru/ - коммерцияле булмаган оешмалар өчен хисаплылык, уставлар, алар тарафыннан гамәлгә ашырылган чаралар, хәйрия программалары һәм җыелган иганәләр турында мәгълүматны уңайлы урнаштыру өчен яңа нәтиҗәле мәйданчык. Хисаплылыкны тапшыру буенча консультацияне Татарстан Республикасы МФЦларында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны яклау буенча "Республика ресурс үзәге" АНОсында һәм Межмуниципаль ресурс үзәкләрендә (алга таба – МРЦ) алырга мөмкин. МРЦ белән элемтәләр НКО Порталында түбәндәге сылтама буенча урнашкан: https://nkort.ru/resource-centers/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International