2026 елның 8 февраленә ашыгыч кисәтү

2026 елның 7 феврале, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2026 елның 7 февралендә 18 сәгатьтән 8 февраль 18 сәгатькә кадәр.

2026 елның 8 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- көчле кар;

  - буран, күренешнең 500-1000 метрга һәм аннан да кимрәк начарлануы;

   - юлларда кар көртләре.   

Көчле буран вакытында ничек эш итәргә

Бары тик искәрмә очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машинада бары тик зур юллар һәм трассалар буенча хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, күренештән читкә китмәгез. Юлда туктаганда, өзек-өзек сигналлар белән тревога бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, ярдәмне машинада көтегез. Бу вакытта моторны кабызган килеш калдырырга мөмкин, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газыннан агуланудан саклану өчен тәрәзәне бераз ачып куегыз. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә юнәлешне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, үз урыныгызны ачыклагыз һәм мөмкин булса, буран беткәнне көтегез. Әгәр дә көчегез бетсә, сыену урыны эзләгез һәм шунда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә булганда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать бәла-казалары вакытында машиналардан, фатирлардан һәм хезмәт биналарыннан урлау очраклары кискен арта.

Әгәр көчле кар көртләре шартларында сез бинада бикләнеп калсагыз, сак булыгыз, паникага бирелмичә, көртләрдән үзегез чыгу мөмкинлеген тикшерегез (булган инструментлар һәм кул астындагы әйберләрне кулланып). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә көртләрнең характеры һәм аларны үзегез сүтү мөмкинлеге турында хәбәр итегез. Әгәр кар көртен үзегез сүтә алмасагыз, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиоалгычны (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез

Шоферларга

Шоферларга, бигрәк тә ерак араларга сәфәр кылырга җыенучыларга, үз автомобильләренең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Якындагы бер-ике көнгә һава торышы фаразын ачыклагыз, сәфәр вакытына карап. Салкын вакытта озын юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумуляторның эшен тикшерегез, ягулык белән тәэмин ителегез, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән ягулык салу станцияләрендә ягулык салмаска кирәк, чөнки сыйфатсыз ягулык начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Алдан җылы киемнәр һәм азык-төлек белән тәэмин ителегез, мобиль телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксир тросы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез

Сәфәргә чыгар алдыннан насос, буксирлау арканы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. Багажникка "прикуривание" өчен чыбыклар җыелмасын да салырга кирәк. Әгәр мөмкинлекләр бар икән, компактлы литий батареясына нигезләнгән пуско-заряд җайланмасы булу яхшы.

Авария җыелмасы

Авария җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш: мобиль телефон өчен зарядка җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, кар һәм бозны алыр өчен пыяла чистарткыч, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батарейкалар җыелмасы, аптечка, ашамлык һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, "коры ягулык" төргәге, зажигалка, мини-печка һәм казан.

Юл маршрутын һәм якынча килү вакытын хәбәр итегез

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга юл маршрутын һәм якынча кайту вакытын хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булса, заманча элемтә чараларын кулланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең реакция вакытын сизелерлек тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә, урнашу урынын, җирлекнең үзенчәлекләрен, машинадагы кешеләр санын, яшьләрен, авырулар, балалар барлыгын, үзегезнең һәм якыннарыгызның контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын саклау чараларын күрегез.

Әгәр трассада ватылу булса

Автомобиль алдына һәм артына кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки башка аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газыннан агуланудан саклану өчен тәрәзәне бераз ачарга кирәк. Машинаны озакка туктатканда яки төн кунганда җилгә каршы куярга кирәк, кабина һәм салон тәрәзәләренә выхлоп газлары кермәсен өчен. Үз иминлегегез өчен җил юнәлешен даими тикшереп тору мөһим. Шулай ук выхлоп торбасының боз белән капланмавын һәм кар белән күмелмәвен күзәтеп тору мөһим. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры «101»гә шалтыратыгыз, проблемагыз турында хәбәр итегез һәм үзегезнең урнашу координаталарын тапшырыгыз. Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле куллану чараларын күрегез. Утын белән тәэмин итәргә тырышыгыз, булмаса, янучан материалларны яндырырга мөмкин - алар гадәттә шактый күп була.

Архив фотосы

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номеры – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International