Минзәлә районы Советы утырышында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Аның белән бергә Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев, "КАМАЗ" ААҖнең куркынычсызлык буенча генераль директор урынбасары Сирень Галиәкбәров чәчәкләр салуда катнаштылар.
2026 елда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Герой-шагыйрь исеме район тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Минзәләдә Муса Җәлил хәрби-сәяси курсларда укыган. Бу курслар оештырылган бина хәзер Муса Җәлил исемен йөртә. Педагогия көллиятендә шагыйрьнең мемориаль музее урнашкан.
Шулай ук Җәлил исеме Минзәләдә урам, парк (герой-шагыйрь һәйкәле урнашкан урын) исемнәрендә мәңгеләштерелгән. Җиңүнең 80 еллыгына күпфатирлы йортларның берсендә Муса Җәлил портреты белән мурал ясалды.