Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү-консультация
2026 елның 5 февралендә 21 сәгатьтән 6 февраль 10 сәгатькә кадәр.
2026 елның 6 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр сез табигатьтә булып, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү мәслихәт.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан баш тартырга кирәк.
Тиз тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналарны кисәтүче сигнал бирелә.
Мөмкин булса, сәяхәтләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Шоферларга:
1. Бу шартларда машина йөрткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
2. Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең торышына игътибар бирергә;
3. Тиз тукталышлардан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле арттан килүче машиналарны кисәтүче сигнал бирергә;
5. Бөтен оптика эшли торган хәлдә булырга тиеш;
6. Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә иминлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны чыкканда бик игътибарлы булырга;
2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына чыгарга, күренеш начар булу һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга;
3. Юлны чыкканда мөмкин булса, бары тик җир өсте яки җир асты җәяүле кичүләрен генә кулланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Архив фотосы
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча «ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.